Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Җинаятьне кылмавың хәерле

Районда хокук саклау органнары тарафыннан "Шартлы хөкем ителүче" операциясе үткәрелде.

Операция барышында Федераль хезмәт һәм полиция хезмәткәрләре элек хөкем ителгәннәрне тикшерде. Алга куелган бурычлар шактый киң иде.
Билгеле булганча, бер тапкыр иректән мәхрүм итү урыннарында булып кайтучыларның яңадан җинаять кылу куркынычы зур. "Шартлы хөкем ителүче" операциясе кысаларында хокук саклау хезмәткәрләре халыкның әлеге төркеменә керүчеләрнең яшәү рәвешләрен тикшерде. Моннан тыш, иректән мәхрүм итү белән бәйле булмаган җәзага тартылган балигъ булмаганнарга да зур игътибар бирелде. Аларның тормыш рәвеше һәм эшчәнлекләре күзәтелде. Еш кына бер тапкыр җинаять юлына баскан яшүсмерләр, кабат-кабат җинаять кылалар, шул рәвешле, иректән мәхрүм итү урыннарына да барып эләгәләр. Шуңа күрә, балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелекнең сәбәпләрен ачыклап, аны булдырмый калу юлларын эзләргә кирәк.
Еш кына шартлы хөкем ителүчеләр судтан соң җинаять-башкару инспекциясенә исәпкә басарга килми, җәзаны үтәүдән качып, яшәү урынын алыштыручылар да бар. "Шартлы хөкем ителүче" оператив-профилактик чараны үткәрү барышында хокук саклау органнары хезмәткәрләре әнә шундый намуссыз гражданнарны эзләп табып, Питрәч районы судына өстәмә бурычлар өстәп шартлы хөкем ителү срогын арттыру буенча 4 материал, шартлы хөкем итү җәзасын иректән мәхрүм итүгә алыштыру буенча 2 материал әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса