Җир кишәрлегең рәсмиләштерелгәнме?
Питрәчлеләргә үз җир участокларының чикләрен яңадан тикшерергә һәм, кирәк булган очракта, аларга хокукны теркәргә кирәк.
Әгәр җир дәүләт яки муниципаль милектә булса һәм өченче затларның хокуклары белән чикләнмәсә, яңа федераль закон буенча җир кишәрлекләренә хокукларны рәсмиләштермичә дә, федераль, региональ яки җирле әһәмияттәге объектлар төзүгә рөхсәт бирергә мөмкиннәр. Ягъни, әгәр сезнең җир кишәрлегенә хокукыгыз теркәлмәсә, яки Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында (ЕГРН) җир чикләренең урнашу урыны турында төгәл мәгълүматлар булмаса, сезнең участокта мондый төзелеш башланырга мөмкин. Чөнки бу җир ялгыш рәвештә ирекле дип кабул ителергә мөмкин.
Мондый очракларны булдырмас өчен, питрәчлеләргә участокның кадастр номеры буенча чикләр булу-булмавы турында белергә һәм, кирәк булса, кадастр инженерларын җәлеп итеп, җир участоклары чикләрен ачыкларга кирәк. ТР буенча Кадастр палатасы мәгълүматларына караганда, Татарстанда 122 меңнән артык участокның чикләре төгәл тасвирланмаган.
Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертелмәгән җир участоклары да бар - мондый участокларның кадастр номеры юк. Мондый җир кишәрлекләренә хокуклар күчемсез милекне дәүләт теркәве системасы башланганчы барлыкка килде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа