Хөрмәтле питрәчлеләр һәм район кунаклары!
Сезне чын күңелдән Татарстан Республикасы көне белән котлыйм!
Бүген Татарстан Россия Федерациясенең алдынгы төбәкләренең берсе булып тора. Безнең республиканың төп казанышы - милләтара һәм конфессияара тынычлыкны саклау. Нәкъ менә ул тотрыклылык нигезе, иминлек нигезе һәм чәчәк атуның көчле факторы булып тора. Татарстанның төп байлыгы - ул аның ярдәмчел, талантлы, хезмәт сөючән халкы. Безнең һәрберебез район, димәк, безнең республика үсешенә үз өлешен кертә.
Республика ярдәме белән Питрәч районы тотрыклы үсештә: йортларны һәм социаль инфраструктура объектларын капиталь ремонтлау буенча зур эш алып барыла, яңа балалар бакчалары, спорт мәйданчыклары, мәдәният һәм ял парклары төзелә, яңа асфальт юллар салына һәм башкалар. Болар барысы да безнең район халкы өчен!
Чын күңелдән барыгызны да бәйрәм белән котлыйм һәм сезгә нык сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек һәм тынычлык телим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа