Хөрмәтле питрәчлеләр!
1 сентябрьдән “Вперед”-“Алга” район газеталарына 2019 елның беренче яртыеллыгына язылу башланды.
Физик затлар район газеталарын өй адресына 687 сумнан; юридик затлар 777 сумнан яздыра ала.
Шулай ук район газеталарына 2019 елга бер елга язылу башланды. Ул шәхси язылучылар өчен 1374 сум, оешмалар өчен 1554 сум тәшкил итә.
Редакция коллективы үз укучыларына “Вперед”-“Алга” район газеталарына альтернатив ысул белән язылуны да тәкъдим итә. Сезнең чәршәмбе һәм җомга көннәрендә газеталарны редакциядән килеп алу мөмкинлегегез бар икән, ул чакта редакциягә килеп газетага язылырга мөмкин. Район оешмаларына (биштән артыграк газетка язылган) китереп бирү мөмкинлеге дә каралган.
Альтернатив ысул белән алты айга язылу бәясе – 490 сум.
Без сезне редакциядә, почта бүлекчәләрендә көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа