Колайда "Рябинушка" ансамбле беренче юбилеен билгеләп үтте
Шаян, шук, дәртле кызлар - Колай "Рябинушка" ансамбле - коллективының беренче юбилеен дуслары һәм тамашачылары янәшәсендә үткәрде.
Алар инде 10 ел буе җирле мәдәният йортында иҗат итәләр, чыгыш ясыйлар, район һәм хәтта республика чараларында катнашалар. Шул уңайдан, Колай клубында бик күңелле концерт оештырдылар.
Мәдәният йорты фойесында кул эшләнмәләре һәм рәсемнәр күргәзмәсе оештырдылар. Концерт ансамбль турындагы фильм караудан башланды. Ә аннары бәйрәм кунаклары, "Калинушка" һәм "Селяне" ансамбльләре һәм бәйрәм сәбәпчеләре үзләре тамашачыларга үзләренең иң яхшы иҗади номерларын күрсәттеләр. Колай яшьләре юбилярларның яраткан "Любовь и голуби" кинофильмыннан өзек күрсәтте. Туган якны өйрәнүче, тарихчы, шагыйрь Виктор Сергеев туган авылының танылган якташлары турында сөйләде.
Без исә, үз чиратыбызда, коллективны юбилее белән котлыйбыз, аларга илһам һәм яңа иҗади уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа