Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Күн авылында танылган артист Айдар Хафизов каберенә һәйкәл куйдылар

Аны ачу тантанасы мәрхүмнең туган көнендә узды

Чарага туганнары, хезмәттәшләре һәм якташлары килде. Анда катнашучылар мәрхүм Айдар Садриевичны искә алдылар.

– Өченче җәй без аннан башка,  диде тормыш иптәше Фәридә Хафизова. Авыл халкы: Нигә безнең Айдар абыйга һәйкәл куймыйсыз? – дип борчылды. Моны ишетү миңа бик авыр булды, ләкин бу озак процесс. Бер ел җиргә кагылырга ярамый иде, чөнки аны “уйный” диләр. Һәйкәлне ясауга бик җаваплы карадылар, архитектор килде, барысын да үлчәде, аннары ташларга заказ бирде...  Менә шулай вакыт үтте. Эшне аның туган көне алдыннан тәмамладык. Аңа 80 яшь тулган булыр иде, – дип сөйләде Фәридә Галимовна.

Айдар Хафизов Күн авылында туып-үсә, анда еш кайта торган була. Хатынына туган авылында йокының да шәһәрдәгегә караганда татлырак булуы турында әйтә торган булган. Алар 53 ел бергә гомер иткән. Алтын туйны алар гаилә башлыгының 75 яшьлек юбилее көнендә сәхнәдә бәйрәм иткән.

Җыелганнар арасында  аеруча сәхнәдәшләре күп иде. Барысы да Айдар Хафизовның талантын, бар нәрсәгә игътибарлы булуын, төпле киңәшләрен билгеләп үттеләр. Мәсәлән, Камал театры артисты Фәнис Сафин Питрәчтә йорт төзи. Айдар Садриевич еш кына эшләрнең ничек баруы белән кызыксына торган булган. 

Ул минем Питрәчтә җир сатып алуым турында белгәч, миңа үз якташы кебек карый башлады. Без һәр очрашуда төзелеш турында фикер алыштык. Минем Мишә буйлап йөрүем, табигатькә чыгуым турында сорашты, –  диде ул. – Өлкән буын театрдан киткәндә, театр бушап калган кебек була, – дип сүзен тәмамлады Фәнис.

Ахырда җыелганнар зиратка кергәндә үк урнашкан кабергә чәчәкләр салдылар.

 

Белешмә өчен

Айдар Хафизов Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында эшләгән, Казан мәдәният һәм сәнгать университетында актерлык осталыгы укыткан. «РФның атказанган артисты», «ТРның халык артисты» дигән мактаулы исемнәре бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса