“Кызым бу юлны үзе сайлады”
“Намаз уку” район мөселман конкурс-викторинасының финалына 30дан артык мәчеткә йөрүче бала катнашты. Аларның дини белемнәрен җирле дин вәкилләре бәяләде, шулай ук күрше районнардан да кунаклар чакырылган иде.
- Бу конкурс бездә беренче тапкыр оештырылды. Балалар авыл җирлекләрендәге мәчетләрдә сайлап алу туры узды, ә бүген конкурсның финал этабына җыелдылар. Бу чара балаларның исламга, дингә мәхәббәтләрен ныгытырга ярдәм итәр. Без аларның тырышлыклары, дингә омтылышларын күрүебезне күрсәтергә телибез. Ислам дине нигезләрен өйрәнү, Коръән кагыйдәләрен үтәү кешене тәрбияләүгә уңай тәэсир итә, – дип билгеләп үтте район имам-мөхтәсибе Аббяс хәзрәт.
Катнашучыларны әти-әниләре алып килде.
Мәсәлән, Светлана Газимова кызы Лилияне мондый конкурска беренче тапкыр алып килгән, ул район үзәгендәге икенче мәктәпнең беренче сыйныфында укый. Яшь булуына да карамастан, намаз укый белә, Коръәннең берничә сүрәсен яттан белә.
- Лилия бик кечкенә чагыннан ук минем матур, ачык төстәге яулыкларыма игътибар итә иде, - дип искә алды кызның әнисе. – Биш яшендә яулык ябып йөрергә теләк белдерде. Без, дини гаилә буларак, кызыбызның үз теләге, күңеле кушуы буенча бу юлны сайлавына бик шат.
Ирем Алмаз хәзер Казанда мәдрәсәдә белем ала, ә мин балалар тәрбияләү белән мәшгуль, кече кызыбыз кечкенә әле, ул үсә төшкәч, мин дә мөселман уку йортына укырга керергә планлаштырам.
- Мин үз белемнәремә ышанам, шуңа күрә, барлык сорауларга да бик яхшы җавап бирермен, - диде Лилия Газимова.
Тагын бер катнашучы, Кибәк Иле авылыннан Илдар Сабиров конкурс алдыннан үзенең дулкынлануын яшерми.
- Дөресен генә әйткәндә, мин бераз борчылам, - диде ул. – Мин авыл мәчетенә еш барам, тырышып догалар өйрәнәм.
“Намаз уку” район конкурс-викторинасы нәтиҗәләре буенча беренче сыйныф укучылары арасында беренче урынны Сумия Шакирова алды, икенче урында – Лилия Газимова, ә өченче урында - Зәйнәп Идрисова. Өченче һәм дүртенче сыйныф укучылары арасында Рияз Кәримуллин җиңде, икенче урында – Гомәр Гыйльфанов, өченче урында – Илшат Шаһвәлиев. Ә бишенче һәм алтынчы сыйныф укучылары арасында Мәрьям Абу Хайбах беренче урын алды, икенче урында - Фатыйма Сафиуллина, өченче урында - Раилә Сафиуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа