Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
Көн темасы Газета

Нәүрүз яз җитүен хәбәр итә

Язның беренче ае узып бара, әмма әлегә көннәр җылытырга, җир өсте кар тунын салып яшеллекә күмелергә ашыкмый. Язны тизләтү максатыннан районның күп кенә авыл җирлекләрендә борынгы милли бәйрәм - Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үттеләр. Башкача аны яз каршылау дип тә атап йөртәләр. Ул ел саен язгы көн белән төннең тигезләшкән көнендә үткәрелә, ул Кояш календаре буенча Яңа ел килүен гәүдәләндерә.

Элеккеге ышануларга караганда, нәкъ менә шул көнне табигать уяна, җанлана, дөнья рәхим-шәфкатькә күмелә, барлык начарлыклар үткәндә кала, алдагы көнгә яктылык, ышаныч уяна.
Мәсәлән, Чыты авылында бу бәйрәмне ел саен билгеләп үтәләр, 2019 ел да искәрмә булмады. Урамда гармун тавышы яңгырап торды, авыл халкы рәхәтләнеп биеде, шулай ук урамда пешергән коймакларның хуш исе бөтен җиһанга таралды. Авыл халкы өчен мавыктыргыч конкурслар һәм уеннар оештырылды. Күңел ачулар узып баручы кыш символы булган карачкыны ягу белән тәмамланды.
Ата-аналар мавыктыргыч ярышларда катнашкан арада, балалар тәмле коймак белән сыйланды.
- Бик тәмле, - дип кыска һәм төгәл итеп бәяләде алар пешекчеләрнең кулинария осталыкларын. – Хәзер кул көрәштерергә барачакбыз. Әле без тизрәк яз җитүен телибез, урамда рәхәтләнеп туп тибәсебез, велосипедта йөрисебез, җиләк җыясыбыз килә.
Шулай ук Күн, Иске Йорт, Шәле, Иске Шигали, Татар Тау Иле авылларында һәм районның башка авылларында Нәүрүз бәйрәме уңаеннан халык күңел ачулары оештырылды.
Нәүрүз бәйрәмен без һәрвакыт традиция буенча, һава шартларына һәм атнаның кайсы көненә туры килүенә карамастан, нәкъ 21 мартта үткәрергә тырышабыз, - дип билгеләп үтте җирле мәдәният йорты директоры Миңнур Шәмсетдинов. – Кыш белән саубуллашу бездә, һәрвакыттагыча, күңелле узды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса