Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Пимәр авыл җирлегендә үзара салым программасы буенча яңа су башнясы куелды һәм кое ремонтланды

Шулай ук грант ярдәме белән трактор алынган

Үзара салым программасы ярдәмендә авыл халкы үзләренә авылда яшәү өчен  яхшы шартлар тудыралар. Районыбызның күп кенә җирлекләрендә бу вакыт эчендә юллар төзелде, балалар мәйданчыклары ясалды, яктырткычлар алмаштырылды һәм башка бик күп эшләр башкарылды.

Пимәрлеләр, безнең районның башка кешеләре кебек үк, актуаль проблемаларны бергәләп хәл итәләр. Мәсәлән, авыл җирлегендәге иске башня авария хәлендә булган һәм даими рәвештә ремонт таләп иткән. Шуңа  яңа корылма урнаштыру идеясен  барысы да хуплый.

- Авылда 201 кеше үзара салым программасында катнаша ала. Һәр кешедән 500әр сум акча җыйдык. Республика ярдәме белән 475 мең сум булды. Бу акчаны яңа су башнясы куюга тоттык, - диде Пимәр авыл җирлеге башлыгы Рәмис Гыйматдинов. 2018 елда бу урында койма куелды, автоматика һәм торбаүткәргечле яңа насос урнаштырылды. Эшләр үзара салым акчасына башкарылды.

Узган ел акча авыл эчендәге юлларны ремонтлауга китте, 1100 метр озынлыкта – Пимәрдә, 246 метр – шушы авыл җирлегенә кергән Юныста.

- Быел Юныс авылында алты коеда су белән тәэмин итү системасын ремонтладык. Кешеләр шул ук суммада акча бирделәр. 20 мең сум акча җыйдык. Республика тагын 80 мең сум өстәде, - дип билгеләп үтте Рәмис Рәшидович.

Моннан тыш, авыл җирлеге грант конкурсында катнашты һәм 1,495 млн. сум отты. МТЗ-82 тракторы сатып алдык. Күптән түгел узган халык җыенында халык үзара салым җыю өчен тавыш бирде. Җыелган акча техника өчен асылмалы җиһазлар – отвал, печән чапкыч һәм башкалар сатып алуга тотылачак.

Үзара салым республика программасының ничек эшләвен исегезгә төшерәбез. Халыктан җыелган 1 сумга дәүләттән тагын 4 сум өстәлә. Бу акча авыл ихтыяҗларына сарыф ителә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса