Питрәч авыл җирлеге башкарма комитетының яңа җитәкчесе билгеләнде
ЯҢА БИЛГЕЛӘНЕШ
Депутатлар тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Питрәч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына Павел Сиваевны билгеләделәр.
- Мин үз кандидатурамны хуплаучыларга рәхмәт белдерәм. Алда торган бурычларны үтәүгә зур җаваплылык йөкләнүен яхшы аңлыйм. Халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуны төп максатым итеп куям, - дип ассызыклады Павел Сиваев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа