Питрәч “Айгөл” балалар бакчасында капиталь ремонт тулы куәткә бара
Көтеп алынган капиталь ремонтка эшчеләр инде Яңа ел каникулларында ук тотынганнар иде.
Бүгенге көндә монда бөтен тәрәзәләр дә алыштырылган, каядыр инде идәннәр тарттырылган, кайбер санузелларда яңа кафель ялтырап тора. Хәзер су, электр һәм җылыту белән тәэмин итү системалары төзекләндерелә. Эшчеләргә шулай ук стеналарны буярга һәм бөтен ишекләрне дә алыштырырга туры киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа