Питрәч егетләре язгы чакырылышка әзерләнәләр
Владимир Путин хәрби хезмәткә язгы чакырылыш турындагы карарга кул куйды.
Әлеге карар бүген хокукый мәгълүмат рәсми порталында басылды. Чакырылыш 1 апрельдән 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Россия кораллы көчләренә 142 мең кеше чакырылачак.
Безнең районнан Ватанга бурычын бирергә 30 егет китәчәк. Традиция буенча, безнең егетләрнең күбесе Самара подшефлык частендә хезмәт итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа