Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Көн темасы Газета

Питрәч “Форпост” активистлары ел нәтиҗәләрен игълан иттеләр

Питрәч "Форпост" яшьләр хокук саклау хәрәкәте актив слетында ел нәтиҗәләрен игълан итте.

Анда мактаулы кунаклар да катнашты.
Алар патриотлык тәрбия, позитив Интернет-киңлелекне формалаштыру турында сөйләштеләр, киләчәккә планнар ниятләделәр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Айдар Айдинов исемендәге спартакиадада 1 нче урын өчен призны - палатка һәм берцы - Питрәч беренче мәктәбе формированиесе алды, 2 нче урын өчен палатка һәм мини-футбол уйнау өчен тупны икенче мәктәп формированиесенә тапшырдылар, 3 нче урын өчен Л1 костюмы һәм гранаталар җыелмасын шәлелеләр алды.
Шулай ук Интернетта формированиеләр эшчәнлеген иң яхшы яктырту буенча конкурс нәтиҗәләрен дә игълан иттеләр.
Әлеге конкурста Шәле формированиесе җиңде, ул үз эше өчен Калашников мылтыгы макетын алды. Лидерлардан азга гына Иске-Шигали мәктәбе формированиесе калышты, аларга пневматик винтовка бирелде, 3 нче урынны беренче мәктәп форпостчылары алды, алар гранаталар җыелмасы алды.
Әлеге хәрәкәт үсешенә өлеш керткәннәре өчен "Форпост" республика үзәгенең мактаулы грамоталары белән куратор Айрат Низамов (Шәле формированиесе кураторы) һәм Анна Галимова (беренче мәктәп), КАТК филиалы формированиесе командиры Анастасия Рябова бүләкләнде. Иң актив яшь хокук сакчыларын да бүләкләделәр. Алар арасында мәктәп отрядлары өчен хокук бозулар профилактикасы буенча республика ярышларында җиңүгә ирешкән һәм Артем Айдинов исемендәге кубокны яулаган "Патриот" командасы да булды.
- Питрәчлеләр - безнең барлык чараларда да актив катнашучылар, алар һәрвакыт яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Быел алар ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы үзәк республика конкурсында икенче урын алдылар, үзләрен яхшы яктан күрсәттеләр, - дип билгеләп үтте "Форпост" җәмәгать тәртибен саклау буенча республика үзәге директоры Андрей Рыков. - Аларга алга таба да уңышлар телисем килә.
Чарада Андрей Рывков КАТК филиалы студентлар формированиесе вәкилләре Анастасия Рябова һәм Валентина Сафоновага "Форпост" хезмәткәрләре таныклыгын тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса