Питрәч муниципаль район башлыгы Илһам Кашаповның Җиңү көне белән котлавы
Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан ихлас котлауларымны кабул итеп алыгыз.
Җиңү көне лаеклы рәвештә илебез тарихында данлы сәхифә булып тора.
Авыр сынау елларында илебез халкы дошманга каршы көрәшкә бердәм күтәрелде. Безнең халык бу сугышта илебезгә бәйсезлек алып килгән Бөек Җиңүгә иреште, шуның белән дөньяны фашист коллыгыннан азат итте. Илебезгә, безгә тыныч тормыш бүләк иткән ветераннарыбызга, тыл хезмәтчәннәренә олы рәхмәтебезне җиткерәбез, безнең бурыч һәм киләсе буыннарның төп бурычы үткән сугыш турында, кайтарып булмаслык югалтулар һәм газаплар турындагы хәтерне саклау. Без аналар, толлар, ятимнәр кайгысы, сугыш фронтларында һәлак булган ватандашлар, яралардан, ачлыктан, авырудан үлүчеләрне онытырга тиеш түгел. Алар турында хәтер, аларның батырлыклары безгә җирдә тынычлык, иминлек һәм бәхетле тормыш хакына тырышып эшләргә һәм яшәргә ярдәм итә. Бөек Бөтенхалык бәйрәме алдыннан сезнең барыгызга да нык сәламәтлек, бәхет-шатлык, тыныч тормыш, аяз күк йөзе телим.
Илһам Кашапов, Питрәч муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа