Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Питрәч муниципаль районы башлыгы Илһам Кашаповның Раштуа бәйрәме белән котлавы

Питрәч районының барлык православие христианнарын Раштуа бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәм!

Раштуа — гаилә учагы, өй  җылысы һәм якыннарыңның мәхәббәте, игелек, шатлык һәм өмет белән сугарылган гаилә бәйрәме. Безнең районда да, бөтен республика кебек үк, ул һәрвакыт  конфессияара татулык һәм милләтара толерантлык атмосферасында  билгеләп үтелә. Питрәчлеләрне меңьеллык традициягә багышланган рухи-әхлакый кыйммәтләр тирәсендә берләштерә.

Күп гасырлар дәвамында бу якты бәйрәм безне бер-беребезгә карата миһербанлы булырга өйрәтә.

Һәр Раштуаны якты һәм шатлыклы бәйрәм буларак түземсезлек һәм өмет белән көтеп алалар, һәм  әйләнә-тирәдәгеләр белән шатлык хисләре,  котлаулар һәм бүләкләр белән уртаклашалар.

Сезгә чын күңелдән тынычлык, сәламәтлек һәм игелек телим. Киләсе ел ышаныч, үзара аңлашу һәм тотрыклылык елы булыр дип ышанам.

Раштуа бәйрәме һәр йортка тынычлык һәм муллык, иминлек һәм сабырлык, бәхет һәм шатлык алып килсен!


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса