Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Питрәч районы башлыгы Илһам Кашаповның Бөтенроссия китапханәләр көне белән котлавы

Хөрмәтле китапханә хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез - Бөтенроссия китапханәләр көне белән котлыйм!
Сез үз хезмәтегез белән белем таратасыз һәм зирәклек хәзинәсе булып торасыз. Безнең тормышка компьютер технологияләре бик тиз үтеп керә. Әмма китап иң ышанычлы мәгълүмат чыганагы булып кала бирә. Бүген китапханә хезмәткәрләре китап укучыларда китап белән кызыксыну кимемәсен өчен кулдан килгәннең барын да эшли.
Китапханәләребезнең төп байлыгы - кешеләр. Сез һәрвакыт эзләнүдә, эшегездә яңа алымнар кулланасыз, камилләшүдән туктамыйсыз.
Фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә! Барыгызга да нык сәламәтлек, яңа проектлар, рәхмәтле китап укучылар, иҗади илһам телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса