Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Питрәч районы башлыгы Илһам Кашаповның Физкультурачылар көне белән котлавы

Хөрмәтле Питрәч районы физкультура-спорт хәрәкәте спортчылары, тренерлары һәм ветераннары!

Сезне физкультурачылар көне белән котлыйм!
Бүгенге көндә спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше популярлаша баруы сөендерә. Спорт белән шөгыльләнүче балалар һәм спортзалларына йөрүче олылар саны арта бара. Әлбәттә, бу сезнең тырышлык  нәтиҗәсе!
Без үз спортчыларыбыз һәм республика, бөтенроссия һәм халыкара ярышларында туган районыбызны данлаучы командалар белән горурланабыз. Аларны ярышларга әзерләү өчен яңа заманча спорт объектлары төзелә һәм ачыла.
Спорттагы зур казанышлар кечкенә җиңүләрдән башлана, моны  һәркем яхшы белә. Спортта җиңү тәмен белүчеләр  үзләрендә курку хисләрен җиңделәр,  аларның үз көчләренә һәм мөмкинлекләренә ышанычлары арта гына бара. Шундый көчле һәм кыю яшьләр безнең районда күбрәк булсын иде.
Тренерларга аерым рәхмәт сүзләре җиткерәсем килә. Нәкъ менә сезнең хезмәтегез нәтиҗәсендә безнең спортчылар төрле ярышларда югары уңышларга ирешә. Ата-аналарга зур рәхмәтемне белдерәм. Сез балаларыгызны рухландырасыз, аларга булдыра алганча ярдәм итәсез.
Барыгызга да нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, үз көчегезгә ышаныч һәм спорт ареналарында яңа җиңүләр телим!

 

Наилә Җиһаншина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X