Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Питрәч районы башлыгы Илһам Кашаповның Халыкара хатын-кызлар көне белән котлавы

Хөрмәтле хатын-кызлар! Сезне чын күңелдән Язгы матурлык һәм мәхәббәт бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйбыз!

Безнең район хатын-кызлары - укытучылар, табиблар, авыл хезмәтчәннәре, җәмәгать эшлеклеләре, хуҗабикәләр, эшмәкәрләр, җитәкчеләр - бүген тормыш эшчәнлегенең барлык өлкәләрендә эшлиләр. Хезмәт бурычларын намуслы, төгәл үтәү аларга һәр һөнәрдә югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә, алардан башка цивилизацияле җәмгыять яши алмый.
Сезнең ярдәм белән мәңгелек кыйммәтләребез – мәхәббәт, гаилә, тугрылык аерылгысыз булып кала. Сез гаилә учагын саклыйсыз, балалар тәрбиялисез, һөнәри һәм иҗтимагый эшчәнлектә уңышларга ирешәсез. Көндәлек тормышыбызда без үз хисләребезне ачык чагылдырмасак та, әмма сезнең олы йөрәкле булуыгыз, сабырлыгыгыз, мөлаемлыгыгыз безгә йомшаграк булырга ярдәм итә.
Бөек Ватан сугышы елларында тылда хезмәт итеп, илебезне торгызып, ир-атлар белән беррәттән ватаныбызны батырларча саклаган хатын-кызларга аерым рәхмәт сүзләре җиткерәбез.
Зирәклегегез, фидакарьлегегез, хезмәт сөючәнлегегез, чиксез түземлегегез, тынычлыкка һәм игелеккә омтылышыгыз өчен мин сезгә чын күңелдән рәхмәтлемен.
Сезгә һәм гаиләләрегезгә иминлек һәм алдагы көнгә ышаныч телим! Кадерле һәм якын кешеләрегезнең игътибарын тоеп, балаларыгыз һәм оныкларыгызның уңышларына куанып яшәгез! Бәхетле булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса