Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Питрәч районына бүген 91 ел!

Агымдагы елның августында Питрәч районы оешканга 91 ел тулды.

Бүген җирле хакимият халык тормышын уңайлы итәргә омтыла. Әлбәттә, проблемалар, хәл ителмәгән мәсьәләләр бар, әмма алар питрәчлеләрнең көндәлек  хезмәте белән хәл ителә. 

Киң заманча юнәлеш, яңа технологияләр, районда гамәлгә ашырыла торган яңа проектлар заман белән бергә атларга, мөһим эшләр белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирә. 

Безне барыбызны да уртак йортыбызга мәхәббәт, аның язмышында катнашу, йөзенә һәм гореф-гадәтләренә битараф булмау берләштерә. Без районыбыз тарихы, аның заманча казанышлары белән хаклы рәвештә горурланабыз һәм аның зур киләчәгенә ышанабыз. 

Бәйрәм белән, якташлар! Район үсә бара. Ә аның төп байлыгы - традицияләрен дәвам итүче, дус һәм тату яшәүче, хезмәт итүче һәм балалар тәрбияләүче питрәчлеләр. Барыгызга да сәламәтлек, ә безнең районга чәчәк атуын телим!» - дип билгеләп үтте район башлыгы Илһам Кашапов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса