Питрәч районына яңа судья билгеләнде
Владимир Путин Питрәч районы судының яңа рәисен билгеләде, ул - Менделеевск судының элеккеге судьясы Ирек Нәбиев.
Ул Актаныш районында туган һәм үскән. 2000 елда Казан университетын тәмамлый һәм юридик фәннәр кандидаты булып тора. Карьерасын Ирек Гилмегаянович юрист буларак башлый. 2003 елда Яр Чаллы шәһәр судының федераль судьясы вазыйфасына билгеләнә. 2004 елда кандидатлык диссертациясен уңышлы яклый. 2007 елдан 2019 елга кадәр Менделеевск район суды коллективын җитәкли. Юридик һөнәрдә эш стажы 31 ел тәшкил итә, ә судья вазыйфасында хезмәт стажы - 16 елдан артык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа