Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Питрәч районында яшәүче мошенник корбанына әверелә

Сак булыгыз, мошенниклар!

Үзегезне алдалауга юл куймагыз.

Кешегә ышану, әлбәттә яхшы сыйфат, әмма кайвакытта бу зыян китерергә мөмкин. Питрәч районында яшәүче белән дә  шулай була һәм ул мошенник корбанына әверелә.

 

Питрәчлене «Авито» сайтындагы китереп бирү хезмәте кызыксындыра һәм ул аннан файдаланырга уйлый һәм бернәрсәдән шикләнмичә, җинаятьче белән элемтәгә кергән.
Мошенник бик тиз эш итә. Ир-атка барысын да рәсмиләштерүен һәм аңа сылтама җибәрүен хәбәр итә. Бу сылтама буенча банк картасы мәгълүматларын, картаның гамәлдә булу вакытын һәм картаның икенче ягындагы кодны күрсәтергә кирәк була. Ир-ат барысын да эшли. Нәтиҗәдә, ул үз  акчасыннан мәхрүм кала. Аның счетыннан мошенниклар 3060 сум акча алган.
Өч тәүлек эчендә Питрәч районында мондый мошенниклыкның өч очрагы теркәлгән. Шуңа күрә бик игътибарлы булыгыз.  Интернетта - төрле социаль челтәрләрдә һәм шикле сайтларда аеруча сак булырга кирәк. Телефон аша таныш булмаган кешеләр белән аралашканда да, смс-хәбәрләр  язышканда да куркынычсызлык турында онытмагыз.

Уяу булыгыз!
Әгәр сезгә социаль челтәрләрдә танышларыгыздан яки туганнарыгыздан акча күчерү турында хәбәр килгән икән, акча күререгә ашыкмагыз. Баштан барысын да тикшергез, ачыклагыз.
Туганнарыгыз яки дусларыгыз бәлага  юлыккан, аларга зур суммада акча кирәк дигән мәгълүматларга ышанмагыз.
Социаль челтәрләрдә призлар уйнатуда катнашканчы,  могҗизаи дарулар сатып алганчы, рәсми булмаган сайтлар аша түләнгән салымнарны кире исәпләтү һәм кайтаруны тормышка ашырганчы барысын да ныклап тикшергез.
Үзегезнең мәгълүматларыгыз белән шикле  кешеләр яки оешмалар белән уртаклашмагыз.
Банк картасын блокировкалау яки нинди дә булса бурычлар турындагы  хәбәрләрне тикшерегез. Таныш булмаган кешеләрнең инструкцияләрен үтәргә ашыкмагыз, шунда ук банкның бушлай кайнар линиясе телефонына шалтыратыгыз.
Шикле фактлар турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Питрәч районы буенча бүлегенең дежур частенең 02; 3-12-10 телефон номерлары буенча хәбәр итегез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса