Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Питрәч укучыларын батарейкалар җыеп тапшырган өчен бүләкләделәр

Республика мәктәп укучылары арасында файдаланылган батарейкаларны җыю буенча гадәти булмаган акция үткәрделәр. Безнең укучылар аларны районның төрле почмакларыннан җыйганнар. Район үзәгенең икенче мәктәбе катнашучыларының күрсәткечләре иң югары булган. Моның өчен аларга ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы вәкиле, өлкән белгеч Һиндия Галиева килеп истәлекле бүләкләр тапшырды.

- Бу акциянең максаты - укучыларның экологик белемнәрен арттыру. Аларга табигать белеме һәм экологиянең сакланышы нигезләренә өйрәтү. Без Татарстанның төрле мәктәпләрендә һәм хәтта тернәкләндерү үзәкләрендә булдык инде. Бүген Питрәчтә без сезнең актив балаларыгызны да билгеләп үтүебезгә шатбыз. Бүләкләр тапшырудан тыш, без чүп-чарны дөрес сортировкалау буенча ачык дәрес үткәрәчәкбез, - диде Экология министрлыгының өлкән белгече Һиндия Галиева.
Ачык дәрестән соң, утыз бер балага рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Рәхмәт хатлары белән башлангыч сыйныф укытучылары Ольга Быстрова, татар теле укытучысы Фәйрүзә Абдуллина, биология һәм химия укытучысы Надежда Антипова бүләкләнде.
- Балаларны бу чара бик кызыксындырды. Кызганыч, мәктәпләрдә “Экология” фәне юк, әмма балалар бу теманы шатланып һәм яратып өйрәнәләр һәм конкурсларда актив катнашалар. Балалар шунда ук эшкә кушылдылар һәм файдаланылган батарейкаларны мәктәпкә китерә башладылар. Башта икешәр, өчәр данә китерделәр. Ә бер бала ике йөз данә алып килде. Мәктәп укучыларында кызыксыну уянды һәм алар әйләнә-тирәбездәге предметлар турында уйлана башладылар. Чөнки көнкүрештә кулланыла торган әйберләрнең күбесе билгеле бер зыян китерергә мөмкин, - диде 2 нче мәктәпнең биология һәм химия укытучысы Надежда Антипова.
Акциядә башлангыч һәм өлкән сыйныф укучылары катнашты. Кайбер укучылар аңа аеруча игътибар белән карадылар. 5 “Б” сыйныф укучысы Матвей Крусев утильләштерелгән батарейкаларны җыю өчен картоннан зур батарея рәвешендә форма ясаган.
- Укытучы бу акциянең шартларын аңлаткач, без берничә командага бүлендек. Мин үз командамның капитаны идем, һәм без әни белән батарейка рәвешендә тартма ясадык. Анда безнең сыйныф үзләре тапкан барлык аккумуляторларны туплый башлады. Кем күпме алып килде, без барысын да язып бардык. Аннары җиңүчеләрне ачыкладык. Шул ук схема буенча без узган ел макулатура җыйган идек, - диде бишенче сыйныф укучысы Матвей Крусев.
- Миңа батарейкаларны җыюда әти булышты. Мин бу вакыт эчендә 202 данә җыйдым, - диде 1 “Б” сыйныф укучысы Назар Фадеев.
Мәктәпкә ТР Экология министрлыгы исеменнән юкка чыгу чигендә булган хайваннар турында татар телендә фирма календаре һәм энциклопедия тәкъдир иттеләр. Җыелган батарейкалар махсус эшкәртүгә җибәреләчәк. “Батарейкалар җыю атнасы - 2019” акциясе кысаларында, эшкәртүгә бөтен Россиядә 35 тонна батарейка җыелган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса