Питрәчлеләргә Яңа ел чыршысын кайдан алырга?
Хәзерге вакытта күп кенә кешеләр ясалма чыршыга өстенлек бирәләр, шулай да өйләрен, фатирларын традицион чын чыршы белән бизәргә теләүчеләр дә бар.
Шулай ук чыршы, наратларны бушлай яки законсыз рәвештә үзләштерергә теләүчеләр дә юк түгел. Мондый гражданнар, озак уйлап тормыйча, әлеге агачларны урманга барып кисеп ала. Бу турыда хәбәрчебез Елена Зариповага Питрәч участок урман хуҗалыгы урманчысы Габделбәр Илдарханов сөйләде.
Чыршы-наратларны законсыз кисеп алган өчен штрафларның елдан-ел артып торуына да карамастан, урманнарда ел саен берничә хокук бозучыга юлыгалар. Быел мондый очраклар әлегә теркәлмәгән, әмма урманчылар һәм район эчке эшләр бүлегенең полиция хезмәткәрләре Питрәч урманнары территориясен күзәтә башладылар инде.
- Бәйрәмнәр алдыннан төп сорауларның берсе - безнең районда яшәүчеләргә Яңа ел чыршысын кайдан алырга соң?
- Вариантлар берничә. Хәзер һәр җирдә йортларны һәм фатирларны ясалма чыршылар белән бизәүгә өстенлек бирәләр, аларның сыйфаты яхшыра бара, чын чыршыдан да аерып булмаска мөмкин. Шулай итеп, табигатькә дә азрак зыян килә. Ләкин, әгәр дә инде чын чыршы сайларга карар иткәнсез икән, аны питомниклардан сатып алырга кирәк.
Без, мәсәлән, бәйрәмнәргә махсус наратлар һәм яшь чыршылар үстерәбез, аларны кисү урман хуҗалыгына зыян китермәячәк. Моннан тыш, без урман хуҗалыгында үстерелгән һәрбер агачның сыйфаты өчен җавап бирәбез. Яңа ел алдыннан без чыршыларны Питрәч базарына да алып киләчәкбез.
- Әгәр кем дә булса чыршыны түләмичә генә урманнан үзбаш алырга теләсә?
- Аңа барыбер түләргә туры киләчәк, өстәвенә, әле берничә тапкыр күбрәк тә. Бу айда урман хуҗалыгы һәм район эчке эшләр бүлеге хокук сакчылары көче белән юлларда патруль оештырылды. Хокук бозучыларны штраф рәвешендә административ җаваплылык көтә. Ә бу законсыз рәвештә кискән нарат өчен 2931 сум һәм чыршы өчен 2642 сум дигәнне аңлата. Моннан тыш, мондый юл белән алынган агач барыбер тартып алына. Әгәр дә зыян суммасы 5000 сумнан арта икән, җаваплылык та арта, чөнки мондый гамәлгә җинаять җәзасы бар. Законсыз рәвештә кисеп алынган чыршыны сатып алган гражданнар да җавапка тартылачак. Моның өчен дә штраф түләргә туры киләчәк.
Шуңа күрә, укучыларга мөрәҗәгать итәсем килә - урманга да, үзегезгә дә зыян китермәгез. Агачларны питомниклардан сатып алыгыз, һәм алар сезгә бу Яңа ел бәйрәмнәрендә бары тик шатлык кына китерсен.
Быел питрәчлеләр өчен чыршы сатып алу, агачның биеклегенә карап, 300дән 3000 сумга кадәр төшәчәк (1 метрдан 6 метрга кадәр), ә рөхсәтсез агач кискән өчен штраф 3000 сумнан башлана (хәлгә карап).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа