Питрәчтә сирена һәм тревога сигналлары яңгыраячак, ләкин паникага бирелмәгез
Безнең район гражданнар оборонасы буенча киң күләмле өйрәнүләргә әзерләнә.
Хәзерге вакытта гражданнар оборонасы штабына, эвакуация органнарына, район гражданнар оборонасы хезмәтләре һәм территориаль формированиеләргә әлеге өйрәнүләрне әзерләүдә һәм үткәрүдә Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының гражданнар оборонасы буенча чаралар бүлеге башлыгы урынбасары Наил Гареев методик һәм практик ярдәм күрсәтә.
Өйрәнүләр 28 мартта узачак. Бу көнне питрәчлеләр гражданнар оборонасын хәбәр итү сигналларын ишетергә мөмкиннәр, әмма паникага бирелергә кирәкми – бу сигналлар өйрәнүләр кысаларында гына яңгыраячак. Әмма шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, гражданнар оборонасын хәбәр итү сигналларын һәм аларны ишеткәч, нишләргә кирәклеген һәркем белергә тиеш. Алар барлыгы бишәү: “Барыгызга да игътибар!”, “Һава тревогасы!”, “Һава тревогасы тәмам!”, “Радиацион куркыныч!”, “Химик тревога!”. Алар турында тулырак газетабызның киләсе санында укый алачаксыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа