Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Район башлыгы Илһам Кашаповның Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлавы

Хөрмәтле питрәчлеләр!

Сезне мәхәббәт, гаилә һәм тугрылык көне белән котлыйм!
Гаилә кеше өчен һәрвакыт мәхәббәт, тугрылык һәм ышаныч чыганагы булды һәм булып кала. Анда сине һәрвакыт көтәләр һәм теләсә нинди кәефтә, теләсә нинди шартларда кабул итәләр, гафу итәләр һәм дөрес юл күрсәтәләр.
Безнең районда озак еллар дәвамында үзара мөнәсәбәтләрнең чисталыгын һәм эчкерсезлеген, данлы гаилә традицияләрен саклаган, иң яхшы балалар тәрбияләгән тату гаиләләр күп. Күп еллар зирәклек һәм игелек нигезендә үзара мөнәсәбәтләр коручы парларга карау күңелле. Димәк, яшь гаиләләргә үрнәк алырлык кешеләр бар. Күп балалы һәм тәрбиягә бала алган гаиләләргә аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә.
Һәр гаиләгә тынычлык һәм бәхет телим! Гаилә учагын саклагыз! Бер-берегезне яратыгыз, бергә үткәргән һәр мизгелнең кадерен белегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса