Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Район башлыгы Илһам Кашаповның Корбан бәйрәме котлавы

Хөрмәтле район мөселманнары!

Барыгызны да көтеп алынган изге Корбан бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм!
Бу - исламда иң зур бәйрәмнәрнең берсе булып санала. Бу көнне мөэминнәр Аллаһка якынаю һəм Аның ризалыгына ирешү өчен корбан чалалар. Шулай ук бәйрәмдә туганнарың һәм якыннарыңның хәлен белешү дә мөһим. Бу туганлык җепләрен ныгытуга һәм бердәмлек булдырырга ярдәм итә.
Бәйрәм аерым мәгънәгә ия, чөнки игелекле гамәлләр кылу, корбан чалу һәм мохтаҗларга ярдәм итү дин тотучыларның күңелләрен чистарта.
Бу бәйрәм сезнең күңелләргә якты өметләр, иртәгәсе көнгә ышаныч китерсен. Сәламәтлек, тынычлык, бәхет һәм изге эшләрегездә уңышлар телим!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса