Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Район башлыгы Илһам Кашаповның Төзүчеләр көне белән котлавы

Һөнәри бәйрәмегез – Төзүчеләр көне уңаеннан ихлас котлаулар кабул итегез!

Сез Питрәч районының заманча йөзен формалаштыруга зур өлеш кертәсез. Сезнең ярдәм белән безнең районда яңа социаль объектлар, парклар, торак йортлар төзелә.
Район торак тапшыру буенча республикада лидер булып тора. Һәм без бу позицияне саклап калабыз. Димәк, район халыкны җәлеп итә һәм күпләр аны яшәү урыны итеп сайлыйлар.
Сезнең күбегез үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен төзелеш мәйданнарында каршылаячак, чөнки хәзер сезонның кызган чагы. Бүген районда ике балалар бакчасы, 1224 урынга исәпләнгән мәктәп, гомуми практика табибы офисы, ФАП һәм башка объектлар төзелә. Халык әлеге объектларның куллануга тапшырылганын түземсезлек белән көтә. Һәм без әлеге проектларның тормышка ашырылуына һәм аларның үз ишекләрен вакытында ачуына ышанабыз.
Бу бәйрәмгә мөнәсәбәте булган һәркемгә нәтиҗәле эшләре һәм һөнәри осталыклары өчен чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм! Сез булдырган барлык эшләр дә халыкны озак еллар шатландырсын! Барыгызга да нык сәламәтлек, иминлек, яңа проектлар һәм гаиләгездә тынычлык телим!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса