Район газетасына язылып, яхшы яңалыклардан хәбәрдар булыгыз!
2020 елның беренче яртыеллыгына «Вперед»-«Алга» район газеталарына язылу кампаниясе тәмамланырга, кышкы бәйрәмнәргә кадәр бер ай вакыт калып бара.
Кадерле әбүнәчеләребезнең киләсе елда да безнең белән булуын телибез. Безгә коллектив белән ярдәм итүче оешма һәм учреждение хезмәткәрләренә рәхмәт, алар газетага язылуның отышлы һәм уңайлы ысулын альтернатив язылуны сайлыйлар. Газеталарның яңа номерларын без турыдан-туры эш урыннарына илтеп бирәбез, һәм аның бәясе өй адресына язылудан шактый түбәнрәк. «Солнышко» балалар бакчасы хезмәткәрләренә һәм аларның хезмәттәшләренә быел да район газеталарына язылганнары өчен рәхмәт белдерәбез!
2020 елның беренче яртыеллыгына альтернатив язылу бәясе - 6 айга 500 сум. Ул район үзәгеннән ерак түгел яшәүчеләр өчен уңайлы, чөнки газетаны редакциядән килеп алырга кирәк булачак. Биштән артык газетага язылган район үзәге оешмалары коллективларына без аны үзебез илтеп бирәбез.
Газетаның электрон версиясенә шулай ук 500 сумнан язылырга мөмкин, бу җир шарының теләсә кайсы почмагында газетаның яңа санын укырга мөмкинлек бирә. Моның өчен бары тик сезнең электрон почта адресы гына кирәк, без шунда газетаның яңа санын юллаячакбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа