Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Көн темасы Газета

Рөстәм Миңнеханов Питрәч районында яңа газ бүлгеч станциясен ачуда катнашты

Питрәч районы Богородск авылыннан һәм Гильдеево бистәсеннән ерак түгел "Богородск" яңа газ бүлгеч станциясен төзү Миннебаево-Казан газ үткәргече реконструкциясе буенча ПАО "Газпром" инвестицион проектының бер өлеше булды.

Станцияне агымдагы елның апрель аенда төзи башладылар, ә бүген инде эксплуатациягә керттеләр. Бу Казанга һәм Татарстанның башка, шул исәптән, Питрәч районына да газ кертелүне арттырырга һәм шулай ук Түбән Кама промузелларын зур запастагы ягулык белән тәэмин итәргә ирек бирәчәк. Хәзер газ үткәргечкә кушылу перспективасы Гильдеево бистәсендә яшәүчеләрнең күбесендә һәм шулай ук биредә җир участоклары бүленеп бирелә торган күп балалы гаиләләрдә барлыкка килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса