Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Сабантуй котлавы

Сезнең барыгызны да халкыбызның олы һәм яраткан бәйрәме - Сабан туе белән чын күңелемнән котлыйм.

Сабантуй ерак гасырларда яралып, буыннардан-буыннарга күчеп, үзенең асылын югалтмыйча безнең көннәргә килеп җиткән һәм милләтебезнең горурлыгына әйләнгән олы бер бәйрәм ул. Аның халыкчан табигате, рухы милләтара татулыкны һәм бердәмлекне саклауга һәм ныгытуга хезмәт итә.
Сабантуйның милли чикләрне киңәйтеп, бөтен җир шарына таралуы, бөтендөнья казанышына әверелүе безнең күңелләребездә горурлык хисе уята. Милли бәйрәмебез Сабантуйның ЮНЕСКОның рухи хәзинәләре исемлегенә кертелүе шушы олы бәйрәмнең дөньякүләм танылуы турында сөйли.
Сабантуй бәйрәмен һәр буын яңа бизәкләр белән баета, аңа матур үзгәрешләр кертә. Еллар үтү белән алар бәйрәмнең аерылгысыз бер өлешенә әйләнә, традиция булып кала.
Белгәнебезчә, Сабантуй, гадәттә, язгы кыр эшләре төгәлләнгәннән соң үткәрелә. Һәм шушы олы бәйрәмдә көнне төнгә ялгап эшләгән игенчеләребезнең фидакарь хезмәтен бәяләү, аларга чиксез рәхмәтләребезне җиткерү күркәм бер традициягә әйләнде. Хөрмәтле терлекчеләребезнең тырышлыгына да тиешле бәя бирелә анда. Болар - бездән алда килгән буыннар бәйрәмгә өстәгән күркәм бизәк.
Сабантуй барыбызны да бергә җыя, онытылмаслык очрашулар бүләк итә, күңелләргә дәрт-дәрман өсти. Сабан туе үткәнне, бүгенгене, киләчәкне тоташтыручы буыннар чылбырының асыл бер өлеше булып тора.
Быелгы Сабан туе безгә истә калырлык мизгелләр бүләк итсен: аргамакларыбыз җитезлеге белән сокландырсын, көрәшчеләребез ташып торган көчләре, матур җиңүләре белән безне шаккатырсын, җырчыларыбыз үзләренең моңлы-дәртле тавышлары белән күңелләребезне иркәләсен, моңга күмсен!
Барыгызны да тагын бер тапкыр бәйрәм белән котлыйм, саулык-сәламәтлек, иминлек телим.
Эдуард ДИЯРОВ,
Питрәч муниципаль район башлыгы - район Советы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса