Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Су басу көтелми, шулай да саклык чаралары күрелгән

Быел көннәр гадәттәгедән иртәрәк җылына башлады, шуңа күрә барлык хезмәтләр дә язгы ташуга, елгаларда кар һәм боз эрүгә ныклап әзерләнде. Бу көннәрдә әлеге хәл контрольгә алынды. Елга ярлары һәм Мишәдәге су күтәрелеше, бигрәк тә су басу куркынычы булган зоналар күзәтү астына алынды

Суның күп булуыннан, су басудан бары берничә авыл - Күн авыл җирлегендәге Әлбәден, Янсуардагы Райково һәм Питрәч, Кибәчтәге берничә урам халкы гына зыян күрергә мөмкин. Берничә ел элек Мишәдәге су ярларыннан бәреп чыга, һәм аларга шактый зур зыян килә. Әмма быел, мондый гадәттән тыш хәлләр булмаска охшаган. Алдагы ике атнада температура югары булыр дип көтелми, зур явым-төшемнәр дә күрсәтми. Хәзерге вакытта хәл тотрыклы. Әлегә төнлә салкын, көндез җылы. Мондый һава торышы карга тиз генә эрергә ирек бирми. Әмма бу борчылырга урын юк дигән сүз түгел. Шуңа күрә барлык хезмәт белгечләре сакта тора.

- Быел кыш бик карлы булмады, көннәр акрынлап җылына бара, быел язгы ташу безгә кагылмас, дип уйлыйм. Хәер, шулай да саклык чаралары, әлбәттә, күрелгән, - дип билгеләп үтә Янсуар авыл җирлеге башлыгы Василий Таланов. - Без халык белән сөйләшүләр үткәрдек. Райковода якынча 20 йорт бар, әмма монда даими ике гаилә генә яши. Калганнары - дачниклар, җәйгә шәһәрдән кайтачаклар. Азык-төлек хәзерләдек. Бераз соңрак су басу профилактикасы өчен техника белән чокырларны да чистартачакбыз.

Ситуацияне Күн авыл җирлегендә дә игътибар белән күзәтәләр.

- Мин Әлбәденгә көн саен барам, су күтәрелешен, урамнардагы хәлне тикшерәм, дип ассызыклый авыл җирлеге башлыгы Рифкать Баһауов. - Авылда йортларның күп өлеше шәһәр кешеләренеке, алар май аенда, инде кар эрегәннән соң кайтачак, шуңа күрә куркыныч вакытка эләкмәячәкләр. Ә калганнар белән сөйләшүләр үткәрелде. Җирле фелдьшерлык-акушерлык пунктларында кирәкле дарулар җитәрлек, азык-төлек алып кайтырга берни дә комачауламый. Йөзү средстволары шулай ук бар, Әлбәдендә КФХда һәм бер кешедә көймә бар.

Авыл халкы да эшсез утырмый. Көннәр җылыну белән алар үз йортлары янәшәсендәге суларны читкә юнәлдерү буенча кайгырта башлый. Вакытында күрелгән чаралар йорт хуҗаларына милекләрен судан зыян килүдән саклап калырга ярдәм итә. Су участокта җыелмасын өчен, карны вакытында чыгарырга, канау казырга кирәк. Ситуация үзгәрүгә тиз арада һәм төгәл тәэсир итү мөмкинлегенә ия булыр өчен җентекле план уйлап табарга кирәк.

Табигатьтәге үзгәрешләргә һәм көйсезлекләргә тиз һәм бердәм әзер булу турында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының район бүлегенә хәбәр иттеләр. Кар эрүнең мөмкин булган нәтиҗәләре мәсьәләсе район башлыгының атналык киңәшмәсендә күтәрелде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Питрәч идарәсе башлыгы Владимир Волков сүзләре буенча, язгы ташу күзәтү астында тора, оешма җитәкчеләре белән элемтә корылган.

Суның күп булмавының башка уңай яклары да бар. Соңгы елларда Питрәч районында Мишә ярлары язгы суларның югары күтәрелүеннән шактый ашалган, бу бигрәк тә район үзәгендәге күпер янында сизелә. Сүз уңаеннан, быел монда ярларны ныгыту эшләре планлаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса