Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Яз питрәчлеләрне изге эш-гамәлләр кылырга чакыра

Питрәч районында ел саен уза торган "Язгы мәрхәмәтлелек атнасы" акциясе старт алды.

Ул безнең илдә социаль проблемаларны хәл итүнең мөһим ысулы буларак иреклелекне үстерү һәм кешеләрнең гражданлык активлыгын арттыру өчен үткәрелә. Язгы мәрхәмәтлелек атнасында бөтен ил буенча күп санда кешеләр катнаша. Алар - мәктәп укучылары, студентлар, иҗтимагый оешма, коммерция һәм дәүләт учреждениеләре, хөкүмәт органнары вәкилләре һәм башкалар. Бу атнада безнең районда да күпләгән чаралар уза.
"Язгы мәрхәмәтлелек атнасы" акциясе кысаларында, "Милләтләр дуслыгы көне" исеме астында толерантлык, мәрхәмәтлек һәм милләтара аралашу мәдәниятен тәрбияләүгә багышланган чаралар узды. Билгеле булганча, агымдагы ел Татарстан Республикасында Лев Толстой елы дип игълан ителде. Шуңа бәйле рәвештә, район мәктәпләрендә һәм китапханәләрендә мәдәниятне һәм тел гыйлемен үстерүгә багышланган чаралар үткәрделәр. Шулай ук бу атнада экология мәсьәләләренә багышланган чаралар да үтәчәк. Барлык авыл җирлекләрендә һәм район үзәгендә һәйкәлләрне төзекләндерү белән шөгыльләнәчәкләр. Сәламәт яшәү рәвешенә багышланган чаралар да узачак. Безнең кадерле ветераннарыбыз да игътибарсыз калмаячак: "Ветераннар безнең янәшәдә генә яши" акциясе шимбә көнне үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса