Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТВ яңалыклары

ТР Журналистлар берлеге рәисе “Питрәч” телеканалын күреп китте

Татарстан Журналистлар берлеге рәисе, “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов, ТАТМЕДИА АҖ генераль директоры урынбасары Марина Коновалова һәм тележурналист, ТР Журналистлар берлеге идарәсе әгъзасы Сергей Шерстнев республика телерадиокомпанияләрен йөреп чыга. Алар “Питрәч” телекомпаниясе студиясендә дә булдылар.

- Безнең телекомпанияләрнең техник хәле мактанырлык түгел. Коллективлар да искиткеч яхшы, иҗади кешеләр дә бар, әмма техника искергән. Тамашачыларга сыйфатлы картина күрсәтү өчен заманча техника кирәк. Бу мәсьәләне куячакбыз, һәм ул хәл ителәчәк, - дип билгеләп үтте Илшат Әминов Питрәчкә визиты барышында.
Исегезгә төшерәбез, Дәүләт Думасы 22 нче кнопка турында закон кабул итте. Ул кабель челтәрләрендә муниципаль телекомпанияләргә беркетеләчәк. Бу күчүгә бөтен кешегә дә әзерләнергә кирәк.
- Тулаем алганда, республиканың бөтен телевизион организмы нигезе булган муниципаль телевидениене саклап калу бурычы тора. Без барыбыз да бердәм телевизион киңлектә торабыз, актив рәвештә сюжетлар һәм программалар белән алмашабыз. Муниципаль телевидение бик мөһим элемент, шул ук вакытта үз тамашачысына бик якын, - диде Илшат Юнысович.
Питрәч районына эшлекле визиты барышында делегация шулай ук район башлыгы Илһам Кашапов белән очрашты. Алар “Питрәч” телекомпаниясе”нең үсеш стратегиясе турында фикер алыштылар. Тулаем алганда, кунаклар билгеләп үткәнчә, районнарның күпчелек җитәкчеләре җирле телекомпанияләр эшләве яклы.
- Бу  халык өчен мәгълүмат җиткерү һәм кире элемтә алу өчен бик мөһим канал. Ә бу теләсә кайсы идарә системасының нигезе, - дип искәртте ТР Журналистлар берлеге рәисе.
Шуны  билгеләп үтәргә кирәк, әлегә җирле телекомпанияләрнең үз тамашачылары бар, шуңа да телекомпанияләр яшәячәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса