Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Исемнәре мәңгелеккә “Хәтер китабына” язылган

Район газетасының бер санында (№ 37, май, 2012 ел) Белкино авылында яшәүче Римма Блохинаның "Хәрби язмышы ачыкланды" дигән мәкаләсе басылды. Автор әлеге язмада 1941 елда немец әсирлегендә һәлак булган абыйсы Овсянников Никифор Гавриловичның язмышын сүрәтләгән иде.

Озак еллар якыннары аны хәбәрсез югалган дип санап йөргәннәр. Һәм менә дистә еллар үткәннән соң "Хәтер китабы" базасында аның турында мәгълүмат булуы ачыкланды. Тик аның чыннан да улмы икәнен ачыкларга кирәк иде.
Без Белкино авылына юл тоттык. Никифор Овсянников яшәгән Щира авылы Белкино авыл җирлегенең янәшәсендә генә булган. Бүген ул авыл юк инде.
Без Римма Блохинада кунакта. Солдат турында күбрәк белешәсебез килсә дә, кызганычка каршы, безгә фотосүрәтләрен дә, документларын да күрергә насыйп булмады. Римма Блохина аның турында Никифор Овсянниковның сөйләүләре буенча гына белә.
- Әти-әнисе аны яратып Никиша дип йөрткән. Армиягә егет килеш, яшьтән хезмәт итергә киткән. Нәкъ шул вакытта сугыш башлана. Шуннан бирле аннан бернинди хәбәр дә килми. Күптән түгел район газетасыннан аның хәбәрсез югалмаган, ә тоткынлыкта үлгән икәнлеген белдем. Бу яңалык мине бик дулкынландырды, хәтта күз яшьләремне дә тыя алмадым, - дип сөйләде Римма Блохина.
Питрәчкә кайтуга, район хәрби коммисариатына чылтыратып, Никифор Николаевичның исеме "Хәтер китабына" кертелгәнлеген белештек. Безгә: "Әйе",- дип җавап бирделәр.
Хәзер Никифор Гавриловичның туганнары аның хәбәрсез югалмаганлыгын, ә немец шәһәре Нюренберг янында Лангвассерда күмелүен беләләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса