Конкурс 12 ноябрьдә узачак
Питрәч районы мәгариф учреждениеләреннән 12-18 яшьлек 8 кешелек командаларны «Стартинейджер» бию конкурсына чакыралар. Мәктәптән бер яки ике команда катнаша ала.
Конкурс 12 ноябрьдә 16 сәгатьтә Питрәч авылы «Мишә» спорт комплексында узачак.
Командалар патриотик визитка тәкъдим итәчәк, дөнья халыклары биюләрен башкарачак, «Башня» конкурсында катнашачак һәм командалар арасында лидер алышынуда үзләрен сынап караячак.
Команда җыярга һәм 2 ноябрьгә кадәр molcentr2009@yandex.ru почтасына заявка җибәрергә кирәк.
Җиңүчеләр һәм призерлар 1, 2 һәм 3 урыннар өчен медальләр һәм грамоталар алачак. Шулай ук махсус номинацияләр дә каралган: «Иң яхшы лидер», «Иң яхшы визитка» һәм «Дөнья халыкларының иң яхшы биюе». Барлык сораулар буенча 3-42-94 телефоны яки 8 (917) 233-80-74 (Айгөл) мобиль телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә була.