Җәмгыять

Питрәч керамикасын һәм шамаилен ТР Милли музеенда тәкъдим иттеләр

Проект һөнәрләрнең дәвамлылыгын һәм аларның безнең көннәрдә яңадан торгызылуын күрсәтә.

Татарстан Республикасы Милли музеенда Россия халыкларының Мәдәни мирас елына багышланган күргәзмә ачылды. Республиканың төп музеенда беренче мәртәбә Арча, Әтнә, Биектау, Балык Бистәсе һәм Питрәч районнары музейларының материалларын берләштергән масштаблы проект тәкъдим ителде.

Фото: vk.ru/pestretsy_museum
Фото: vk.ru/pestretsy_museum

Экспозиция «тарихи мирас картасы» буларак уйланылган. Ул республиканың төрле почмакларында традицион һөнәрләр, архитектура һәйкәлләре һәм күренекле шәхесләрнең исемнәре ничек саклануын һәм яңадан торгызылуын күрсәтә. Проект нигезендә – район музейлары, ТР Милли музее, «Иске Казан» музей-тыюлыгы фондларыннан алынган чын әйберләр һәм заманча осталарның эшләре ята.

Күргәзмәдә барлыгы 200дән артык әйбер тәкъдим ителгән.

Фото: vk.ru/pestretsy_museum
Фото: vk.ru/pestretsy_museum

Питрәч районы Питрәч керамикасын, XIX – XX гасыр башы шамаилләрен (Шәле авылының «Заһир» мәчетендә шамаилләр коллекциясе), Питрәч туган якны өйрәнү музее һәм Янсуар авылының керәшен культурасына багышланган экспонатларын тәкъдим итте. Экспонатлар арасында – пыялада илледән артык шамаил ясаган халык остасы Габделхәкәхәзрәт Бикморатов (1927-2015) эшләре.

Күргәзмәнең үзенчәлеге шунда, ул Татарстанның биш районы мирасын бер киңлектә җыя. Экспозициядә читек һәм кәләпүш кәсепләре, челтәр үрү һәм мамыктан бәйләү, тимерчелек һәм чүлмәкчелек, шамаилләр һәм Питрәч керамикасы күрсәтелгән. Проект һөнәрләрнең дәвамлылыгын һәм аларның безнең көннәрдә яңадан торгызылуын күрсәтә.