Алар булмаса, авылда төнге янгын фаҗига белән тәмамланыр иде
Без янгын урынында. 72 яшьлек Тәнзилә Сәлахованың йорты бөтенләй янып беткән: стеналары калмаган, бар да җир белән тигезләнгән. Янгын чыкканда хуҗабикә үзе өйдә була. Бәхеткә, ул исән. Энҗе Галимуллина, Камил Фәйзрахманов һәм Альбина Хәмидуллина ут бөтен бинаны чолгап алганчы, вакытында аңа ярдәмгә киләләр.
Янгынны ничек сизгәннәр
Сәгать якынча 22:30 була. Энҗе, Камил һәм Альбинаның Казаннан кайтып килешләре. Алар гадәттәгедән иртәрәк кайтырга чыга. Күн авылына кергәндә нәрсәдер януын күрәләр. Башта чүп-чар яндыралар дип уйлыйлар. Якынрак килсәләр – йорт яна. Кызлар бу авылдан булганга, беләләр: монда олы яшьтәге хатын-кыз ялгызы яши. Фаҗига булырга мөмкинлеген аңлап, алар аны коткарырга ашыгалар. Башта Энҗе янгын сүндерүчеләргә шалтырата.
Ничек коткарганнар
– Ишекләр ябык. Тәнзилә апа йоклый иде, – дип искә төшерә ул. – Камил ишекне ватып ачты. Без дустым белән эчкә йөгереп кердек. Аны уяттык, кайбер әйберләрен җыйдык та урамга чыктык. Курку хисе юк иде. Үзебез өчен түгел, ә аның өчен борчылдык. Өстәвенә, ул инсульт кичергән кеше.
Ул вакытта түбә яна, йорт эченә ут әле кермәгән була. Барысы да чыгып киткәч, ялкын йортны бөтенләй чолгап ала. Кызлар Тәнзилә апаны алып чыкканда, Камил ярдәмгә килгән күрше белән газ торбасын ябалар һәм электрны сүндерәләр.
– Без, батырлык күрсәттек, дип уйламыйбыз. Кеше коткару – һәркемнең бурычы, – дип саный Энҗе.
Ул Питрәч район үзәк хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшли. Камил – төрле эштә эшли, ә Альбина – студент, булачак тәрбияче.
– Мондый вакытта чыннан да үзең турында уйламыйсың, – ди Альбина.
Зыян күрүчене өйдән алып чыгуга, Альбина әнисенә шалтырата. Хәмидуллиннар янәшә яшиләр. Кызының бу гамәлен әнисе икенче көнне белә: «Курыкмадыңмы?» – дип сорый. «Юк, әни», – ди кызы.

Без интервью алган арада зыян күрүченең туганнары килде. Аның энесе, күз яшьләрен тыя алмыйча, коткаручыларны кочаклап алды һәм ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Тәнзилә апаны күршесе үз өенә сыендырган.
– Туганнар, авылдашлар – барысы да булыша. Балаларга да зур рәхмәт. Мине ике кыз алып чыкты. Зур рәхмәт! – ди ул.
Шул кичне ул йоклап китә алмаганын искә төшерә. Кинәт тәрәзә шакыганнарын ишетә. Куркып кала. «Кем анда? – дип кычкыра. Урыныннан торгач, ялкынны күрә.
– Миңа: «Тәнзилә апа, документларыгызны җыегыз», – диделәр. Мин янгын сүндерүчеләр кайда, дип сорадым. Хәзер киләләр, диделәр... Үз өемне бик ярата идем, – дип көрсенеп куйды ул.
Туганнары, авылдашлары ярдәме белән яңа йорт җиткерергә өметләнә.
Бүгенге көндә
Бүген территория чистартылган. Ләкин көйгән ис һәм тирәяктагы кара бушлык аяныч көн турында искә төшерә. Күптән түгел генә инсульттан терелгән Тәнзилә апа олы кайгыда. Ләкин үзенә карата кайгыртучанлык һәм игътибар тоеп, ул күңелен төшерми.