Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

КИЧӘ, 25 АВГУСТ КӨННЕ, ПИТРӘЧТӘ укытучыларның традицион август конференциясе булып узды.

Биредә район педагоглары яңа уку елына бурычлар билгеләде, планнары белән уртаклашты. Район мәгариф бүлеге башлыгы Азат Шәйхисламов "Питрәч муниципаль районы мәгариф үсеше стратегиясе буларак, шартлар сыйфатыннан - белем бирү сыйфатына" темасына доклад белән чыгыш ясады.

РАЙОН АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ гражданнар җыеннары дәвам итә. Әлеге чараларда Питрәч халкы бик актив катнаша. Халыкны бигрәк тә торак-коммуналь пландагы, су белән тәэмин итү, көнкүреш калдыкларын җыю мәйданчыкларына кагылышлы мәсьәләләр кызыксындыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса