Ул бизнес ачарга планлаштыра

Алексей Васюткин Чирмешән районыннан. Мобилизациягә кадәр ул нефть һәм газ чыгару операторы булып эшләгән. 2022 елның октябрендә аның тормышында бер-берсе белән туры килә алмас кебек тоелган берьюлы ике вакыйга була: булачак тормыш иптәше йөклелеге турында хәбәр итә, һәм хәрби комиссариаттан повестка килә. Ул китәр алдыннан, язылышырга кирәк, дигән карар кыла. Шулай итеп сугыш хәрәкәтләре зонасына яңа статуста – ир һәм булачак әти булып китә.
Ул снайпер булып хезмәт итә – бу хәрби вазыйфа даими алгы сызыкта булуны таләп итә. Ике ел ярым хезмәт иткән вакытта II дәрәҗә «Батырлык өчен», II дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» медальләре һәм «Россия Федерациясе оборонасын ныгытуга керткән өлеше өчен» медале белән бүләкләнә.
– Хәрби бурычларым күп иде, – ди ул. – Соңгысы – терәк пунктны штурмлаганда яраланган вакытта булды. Без «Призрак» кушаматлы пулемётчы белән икәү булдык.
Алексейның беренче сәгатьтә үк уң күзенә ярчык кадала. Ләкин егетләр чигенү турында уйламыйлар да. Бурыч – үзләренекеләр килгәнче нык тору була. Икесе дә ахыргача түзәләр. Ярдәм килгәнче ике тәүлек вакыт уза. Яраланган күзе күрми башлый. Алексейны төнлә «Моряк» кушаматлы хезмәттәше алып чыга. Алган ярасы аркасында аны демобилизациялиләр.
Дәвалану һәм тернәкләнүдән соң ул Яңа ел бәйрәмнәрендә, 2025 елның 8 гыйнварында ниһаять өенә кайта.

– Башта күңел кире шунда тартты – адреналин җитмәгәндер, ахрысы. Ләкин тормыш иптәшем һәм балам туктатып калды, – ди ул.
Башта гаилә Әлмәттә яшәгән. Быел җәй Васюткиннар Казанга якынрак, Көек авылына күченәләр, анда ир белән хатын шәхси йорт сатып ала. Авыр яра алганга бирелгән түләүне беренче взнос итеп кулланалар.
Алексей Васюткин белеме буенча төзелеш эшләре мастеры. Шуңа күрә ул бизнес ачарга планлаштыра: фатирларны ремонтлау, ванна бүлмәсен бизәү, плитка салу, электрика белән шөгыльләнү өчен. Ул социаль контракт рәсмиләштерүгә документлар биргән. Рөхсәт бирелсә, ул социаль яклау бүлегеннән үз эшен үстерү өчен 350 мең сум алачак. Бу һәм башка мәсьәләләр буенча аны «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды филиалының социаль координаторы Физәлия Никитина кураторлык итә. Ул СВО ветераннарын һәм аларның гаиләләрен озата йөри.