Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Пенсионерлар компьютер белән дуслаша

Өлкән буын кешеләре өчен Интернет - серле һәм хәтта куркыныч бер дөнья, шул ук вакытта ул аларны магнит кебек үзенә тартып тора. Ата-аналар, әби-бабайлар компьютер артында утырган балаларын, оныкларын кызыксынып күзәтәләлр. Шулай ук алар да читтә яшәүче дуслары, танышлары һәм туганнары белән хат алышырга, видеоэлемтәгә чыгарга, фильмнар карарга, үзләре өчен уңайлы булган вакытта яраткан музыканы тыңларга хыяллана. Акрынлап пенсионерлар компьютердан курку хисен җиңә башладылар. Бүген күпләр үз якыннарының тормышын социаль челтәрләрдә күзәтәләр, үзләре фотолар һәм яңалыклар белән актив уртаклашалар, шулай ук Интернет киңлекнең башка мөмкинлекләреннән файдаланалар.

Өлкән яшьтәгеләрне компьютердан файдаланырга, гадәттә, балалары һәм оныклары өйрәтә, кайберләре махсус сайтлар аша мөстәкыйль белем ала, ә кайберләре безнең районда эшли торган өченче буын университетында бушлай укый.
2008 елдан бирле университетта 255 кеше белем алган. Курсларның иң өлкән укучысына - 75, ә иң кечесенә - 55 яшь булган. Районның тагын 10 пенсионеры компьютерны үзләштерүгә кереште. Алар - социаль яклау бүлеге ветераннары.
- Компьютерны яхшы белергә телибез, шуңа күрә курслар үтәргә булдык. Алган белемнәр эштә дә, өйдә дә кирәк булачак, - диләр Черемышево авылыннан Валентина Ильина һәм Елена Романчева.
Беренче дәрес укучыларга ошады. Кыска гына вакыт эчендә алар инде бик күп яңалыклар белделәр. Аларга барлыгы 24 сәгать вакытларын парта артында үткәрергә кирәк булачак.
Өлкән буын вәкилләре яшьләр кебек бөтен нәрсәне шунда ук отып алмаса да, алар түземлерәк, тырышрак. Әгәр кеше шундый сыйфатларга ия икән, аны, һичшиксез, уңыш көтә.
Күп кенә өлкәннәр компьютерга өйрәнүдән түгел, хәтта техникага кагылудан да курка. “Мин бу акыллы машинаны ватмам микән”, - дип уйлый алар. Район ветераннар советы рәисе Эльгиза Фәйзуллина үзенең компьютер белән танышу тәҗрибәсе белән уртаклашты.
- Үз вакытында мин бик теләп папкалар, файллар, программалар өйрәндем. Ул чакта эш өчен компьютерны белү кирәк иде, - диде ул. – Мин үзлегемнән өйрәндем. Бик тырыштым, белемгә омтылдым, беренче чорда барысын да җентекләп язып бардым. Хәзер дә компьютер грамоталылыгында камилләшүне дәвам итәм. Бу, әлбәттә, безнең заманда бик мөһим. 21 нче гасырда аннан башка булмый.
Эльгиза Фәйзуллина бүген өйдән чыкмыйча гына коммуналь хезмәтләр өчен түли, табибка кабул итүгә языла, иң актуаль яңалыклар турында хәбәрдар булып тора, еракта яшәүче туганнары белән видеоэлемтә буенча аралаша һәм социаль челтәрләр белән актив файдалана.
- Мин төрле социаль челтәрләрдә үз блогымны алып барам, эш көннәрендә булган барлык кызыклы вакыйгалар белән уртаклашам, - диде ул.
- Мондый курслар районның күп кеше яши торган барлык авылларында узды. Декабрь башында Кощак авылында шундый дәресләр оештырырга уйлыйбыз, - дип планнары белән уртаклашты Россия Пенсия фондының Питрәч районы идарәсе башлыгы Искәндәр Әхмәтҗанов.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса