Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Питрәч районында 4 яңа балалар мәйданчыгы барлыкка киләчәк

    Без аларны кайда төзиячәкләрен белдек.

    Бер мәйданчык Иске Шигали авылында мәктәп белән янәшә урнашачак. Икенчесе - Олан Иле авылында Ягодная һәм Интернационалистов урамнары арасында. Шулай ук Званка авылында Каменная урамында һәм Көек авылында Дачная урамында да мондый мәйданчыклар урнаштырачаклар.
    Подрядчы инде билгеләнгән,  ул башкарылачак эш күләме белән таныш. Балалар мәйданчыклары өчен монтажлана торган җиһазларга заказ бирелде. Аны әзерләүгә якынча 3 атна вакыт китә. Аннары аларны территорияләрдә монтажлау башланачак.
    Тиздән балалар әти-әниләре белән бергә заманча җиһазландырылган мәйданчыкларда ял итә һәм дуслары белән уйный алачак.
    Барлык кирәкле эшләр дә быел «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» республика программасы буенча башкарылачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: