Алга
  • Рус Тат
  • Районда аз хәрәкәтләнүче өлкән яшьтәге гражданнар өчен хәйрия акциясе узды

    Питрәч районының «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре Халыкара өлкәннәр көне кысаларында аз хәрәкәтләнүче өлкән яшьтәге гражданнар өчен өйдә чәчтараш хезмәте күрсәтү буенча хәйрия акциясе оештырдылар.

    Өлкәннәргә оста Вениаминова В.Р. тарафыннан түләүсез нигездә чәчтараш хезмәте күрсәтелде.
    Барлыгы акциядә өйдә социаль хезмәт күрсәтү булеге карамагындагы өлкән яшьтәге 7 кеше катнашты. Өлкәннәр акцияне оештыручыларга зур рәхмәтләрен белдерделәр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: