Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районның иң талантлы һәм сәләтле яшь кешеләре турында сөйлибез

Балаларны яклау көненә багышлап, традицион рәвештә укучыларыбызны питрәчлеләрнең уку, спорт һәм иҗаттагы уңышлары белән таныштырабыз

Узган уку елы укучыларга шактый уңышлар алып килде. Сигезенче сыйныф укучысы Даниил Озеров, җиденче сыйныф укучысы Камил Демьяненко, унберенче сыйныф укучысы Екатерина Шатаева, унынчы сыйныф укучысы Эльвина Сафина иң яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. Алар район үзәгенең икенче мәктәбе укучылары, “Олимпка юл” республика фән олимпиадасы призерлары. Һәрберсенең башка казанышлары да бар. Эльвина “Ел лидеры-2019” республика конкурсында “Хезмәттәшләр арасында танылу” номинациясендә “ТР балалар иҗтимагый оешмалары советы” әгъзасы буларак җиңде. Даниил "ТехноФест-2019" фәнни-техник иҗат һәм заманча технологияләр республика конкурсында икенче урынны алды. Екатерина химия, ә Камил инглиз теле буенча даими рәвештә яхшы нәтиҗәләр күрсәтә.
Яшь питрәчлеләр спортта да уңышка ирешәләр. Көрәш буенча район җыелма командасы әгъзалары Илназ Сираев һәм Мөхәммәтзәкәрия Батыршин республика ярышларында призлы урыннар яуладылар. Александр Петров һәм Виктория Никитина билбау көрәше буенча ТР беренчелегендә җиңделәр, Виктория Никитина һәм Дарина Гуськова - тхэквандо буенча Идел буе федераль округы беренчелеге призерлары, ә Дарина әлеге спорт төре буенча ТР Беренчелеге җиңүчесе дә. Ксения Демидова билбау көрәше буенча республика ярышларында призлы урыннар яулый һәм ачык беренчелекләрдә җиңә. Боз ареналарын Илмир Дәминов һәм Владислав Пушков тота, алар - Идел буе Кубогы җиңүчеләре, 2006 елда туган яшүсмерләр арасында хоккей буенча ТР беренчелеге призерлары.
Балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр иҗади яктан ачылалар һәм үзләрен яхшы яктан күрсәтәләр. Быел алар арасында 58 Халыкара, Бөтенроссия һәм республика конкурслары лауреаты бар.
- Вокал һәм флейтада уйнаучы Кирилл Спичковны билгеләп үтәсе килә. Бер ел эчендә ул 15 тапкырдан артык масштаблы конкурсларда лауреат исемен яулады. Талантлы флейтачы Эмилия Зайцева беренчелекне бирми. Пианисткалар Регина Җәләева, Дарья Ионина, Полина Назарова да яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Кыллы уен кораллары бүлеге укучылары – скрипкачы Сәрбиназ Мирсәитова һәм “Светлячок” ансамбле дә үз педагогларын уңышлары белән сөендерәләр. Милена Витоль, Камилла Камалиева, Дарья Дорогова, Рәзил Исламов, Ильяс Зөбәеров шулай ук халыкара һәм бөтенроссия дәрәҗәсендәге конкурсларда җиңүчеләр, - диде балалар сәнгать мәктәбе директоры Гүзәл Моисеева.
Хәзер күп кенә фестивальләр һәм конкурслар онлайн режимга күчте, яңа форматта безнең районның яшь кешеләре актив катнаша. Әйтик, “Сәяхәт” хореография коллективы “Бие, дөнья” халыкара хореография дистанцион конкурсында беренче урынны алды.
Әти-әниләрнең кайгыртуы, игътибары һәм мәхәббәте, укытучылар һәм остазларның һөнәри осталыгы бу балаларга үсәргә, максатка ирешергә һәм беренче булырга ярдәм итә.
Җәйнең беренче көнендә билгеләп үтелүче Халыкара балаларны яклау көне өлкәннәрнең иң төп миссиясе турында искә төшерә - без балаларны явызлыктан һәм куркынычлардан сакларга, хыялларга ышанырга һәм аларга омтылырга өйрәтергә бурычлы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса