Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шихазда тавында юл-транспорт һәлакәтендә яшь кешенең гомере өзелде

Бу көнне яшь гаилә Казаннан Питрәчкә кайтырга юлга чыккан була, ә икенче машина йөртүче - Күн авылыннан. Фаҗига Шихазда тавында була. Яшь и кеше ашыгыч ярдәм машинасында үлгән, ә аның хатыны һәм ике баласы авыр җәрәхәтләр алган.

22 март кичендә Иске Шигали - Питрәч автоюлының бишенче чакрымында, Шихазда авылы янында, бер-берсенә каршы килгән «Киа Сид» һәм «Хендай Солярис» маркалы машиналар бәрелешә. «Киа Сид» маркалы автомобиль йөртүче тизлек режимын үтәмичә каршы як полосага чыга һәм «Хендай Солярис» машинасы белән бәрелешә. Ике автомобиль дә көчле бәрелү нәтиҗәсендә төрле якка оча. «Хендай Солярис» маркалы автомобиль йөртүче травмалар ала һәм хастаханәгә барганда ашыгыч ярдәм машинасында вафат була. Ә аның автомобильнең алгы креслосында утырган хатыны төрле авырлыктагы җәрәхәтләре һәм имгәнүләр белән республика клиник хастаханәсенең травматология бүлегенә китерелә. Автомобиль салонындагы балалар куркынычсызлык каешларын эләктергән һәм махсус креслога беркетелгән булганлыктан исән калган. Хәзер алар республика балалар клиник хастаханәсендә. «Киа» автомобилен йөртүчесе Питрәч район үзәк хастаханәсенә аз гына имгәнүләр белән китерелгән. Шоферның гаепле булу дәрәҗәсе тикшерү төркеме тарафыннан билгеләнәчәк.
Бүгенге көндә зыян күргән гаиләгә булышу йөзеннән акча җыю бара. Аларга ярдәм итәргә теләүчеләр өчен реквизитлар:
2200530131032682 - Ак Барс Банк (Татьяна)
2202200214281295 - Саклык банкы (Рамил).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса