Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сугыш ветераны Павел Корчагин 95 яшьлеген билгеләп үтте

Кощак авылында яшәүче сугыш ветеранын юбилее белән Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле Сәрия Сабурская һәм Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов котлады.

Павел Семеновичка фронтка киткәндә унсигез яшь тә булмаган. Әмма бу аны туктатып калмаган. Мәскәү янындагы сугышларда аның әтисе һәлак була, һәм ул бу югалтуны бик авыр кичерә.
- Мин өйдә кала алмадым, туган илемне дошманнан азат итүдә шәхсән катнашу өчен фронтка киттем. Без шулай тәрбияләнгән, башкача уйламый да идек, - ди ветеран.
Павел Семенович Витебск, Борисово шәһәрләрендә дошманны тар-мар итә, Березина елгасын кичә. 1944 елның июлендә ул совет гаскәрләре составында дәүләт чиген узып, Көнчыгыш Пруссиягә керә. Немец фронтының танылган “Багратион” операциясендә катнаша. 1944 елның 8 июлендә Кеннигсбергтан 40 км ераклыкта бомба төшеп ул яралана. Сугыштан соң Павел Семенович “Кощак” җәнлек совхозының баш ветеринария табибы булып эшли.
Батырлыклары өчен “Батырлык өчен”, “Хезмәт ветераны” медальләре, Бөек Ватан сугышы ордены һәм юбилей медальләре белән бүләкләнә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса