Татарстанда муниципаль торак контроле бетерелде
Җәмгыять

Татарстанда муниципаль торак контроле бетерелде

Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанда 1 сентябрьдән муниципаль торак контроле бетерелә.

Җирле үзидарә органнарының әлеге өлкәдәге вәкаләтләре төбәк дәрәҗәсенә тапшырыла. Үзгәрешләр республика законнарын федераль нормаларга тәңгәлләштерү белән бәйле.

Сүз, атап әйткәндә, 2026 елның 20 февралендә кабул ителгән 23нче федераль закон нигезләмәләре турында бара, алар шулай ук 1 сентябрьдән муниципаль торак контролен бетерүне күздә тота.