"Царево" торак комплексында 5 метр биеклектәге мамонт фигурасы барлыкка килде
Хайван металлдан эшләнгән, аның авырлыгы - 8 тонна.
«Царево» торак комплексына керү юлында 8 тонна авырлыктагы һәм 5 метр биеклектәге мамонт рәвешендәге металлдан зур фигура урнаштырганнар. Шушы көннәрдә аны Тольяттидан алып кайтканнар, анда аны якынча бер ел әзерләнгәннәр.
Без мондый арт-объектны чит илдә күрдек һәм кабатларга булдык. Димәк, бу әлегә Россиядә шул рәвешле эшләнгән бердәнбер мамонт, - дип билгеләп үтә торак комплексының идарәче компаниясе җитәкчесе Айназ Гарифуллин.
Ул хәзер финиш эшләре баруын һәм якындагы территорияне төзекләндерү дә планлаштырылганын әйтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа