Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яхшы юллар – авыл бизәге

Юл төзүчеләр тулы куәткә эшли, бары тик болытлы көннәр генә аларга ял бирә.

Юл эшләре сезоны башланганнан бирле район урамнары үзгәрә, җәяүлеләргә дә, автомобильчеләргә дә уңайлырак була бара.

Күн авылының Лесная урамында яшәүчеләр авыл советына да, район башкарма комитетына да юл төзү үтенече белән мөрәҗәгать иткән булганнар. Бу алар өчен бик борчулы проблема була. Шушы көннәрдә аларның теләкләре чынга ашачак, чөнки бу урамда 430 метр юлга вак таш-ком катламы җәелә. Төзелешкә акча республика бюджетыннан бүлеп бирелгән.
- Намус белән тырышып эшлибез, техника төзек, - ди прораб Александр Демидов.
Быел бу җирлектә Күн авылындагы Кави Шакиров урамында да, Әлбәден авылындагы Колхозная урамында да шундый ук эшләр башкарылачак, әмма үзара салым акчасына.
Юл төзүчеләр хәзер башка авылларда да эшлиләр. Колай авылында Молодежная урамында вак таш җәю эшләре бара. Шул ук вакытта Татар Тау Илендә ФАП территориясен төзекләндерү белән шөгыльләнәләр, ә Кощак авылында Газовая урамында юлга асфальт салына.
Ленино-Кокушкинода Техническая урамында һәм Шәледә Таҗиев урамында мәктәп яныдагы юлга асфальт салу тәмамланган диярлек. Питрәчтә Юбилейная, Зеленая, Казанская урамнарында, ә Иске Шигалида Лесная, Комсомольская, Нагорная урамнарында планлаштырылган эшләр тәмамланган. Район үзәгендәге Садовая урамында да соңгы эшләр башкарыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса