Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юл ялгышларны кичерми

Юлларда аварияләр хәзер бик еш була. Сәбәпләр бик күп: шоферның җавапсызлыгы, җәяүленең игътибарсызлыгы, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү яки машинаның төзек булмавы...

Статистика буенча, бәхетсезлек очракларының күбесе машина йөртүчеләр гаебе белән килеп чыга икән: тизлекнең конкрет шартларга туры килмәве, юл йөрү чиратын үтәмәү, каршы хәрәкәт полосасына чыгу, светофор сигналына колак салмау. Һәм еш кына юл һәлакәте сәбәпчесе булган машина белән исерек шофер идарә итә. Районда юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышы узды.

Бу ел башыннан Питрәч районында үлем белән тәмамланган бер юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бу хәл Кошак кирпеч заводы янында була. Безнең ил автомобиле һәм чит ил машинасы бәрелешә. Нәтиҗәдә, “Лада” шоферы җәрәхәтләрдән үлә. ДАИ инспекторлары мәгълүматларына караганда, безнең ил машинасы йөртүчесе, территориядән чыкканда, юл билгесе таләпләренә каршы килә, төп юл буйлап хәрәкәт итүче транспорт чарасына юл бирми.
Комиссия утырышына кирпеч заводы вәкиле чакырылган иде, ул предприятиедә профилактик эш алып барылганлыгын, барлык хезмәткәрләрнең дә борылу урыннарын белүләрен әйтте. Район ЮХИДИ бүлеге бу участокта полосаларны бүлү өчен металл киртәләр (отбойниклар) урнаштыру кирәклеге турында тиешле инстанцияләргә хатлар җибәрде.

 Гыйнварның 20 көнендә Татарстан юлларында инде 19 кеше һәлак булган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: БДД