Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Кыр хезмәтчәннәренең кәефен күтәрүчеләр

Агитбригадалар - совет чорыннан калган матур традицияләрнең берсе. Алар кызу урак өстендә авыл хезмәтчәннәренең авыр хезмәтләрен җиңеләйтүдә үз өлешләрен кертә - җыр-моң белән эшкә дәртләрен арттыра. Район мәдәният йорты хезмәткәре Илнур Хәлимов агитбригаданы дистә еллап җитәкли.

Казанда үткән Республика көне уңаеннан оештырылган зур концертта Илнурның чыгышын игълан иткән Айдар Фәйзрахманов аны русчалатып "Человек-праздник" дип атады. Бу, чыннан да, шулай. Бер генә мәдәни чара да аңардан башка үтми: ул алып та баручы, биюче дә, җырлаучы да, гармунда уйнаучы да, спектакль герое да, мәзәк сөйләүче дә. Аның янәшәсендә булганда елмаймый тора алмыйсың. Шушы сыйфатларын, булдыклылыгын, талантын исәпкә алганнардыр да аны агитбригада җитәкчесе итеп билгеләгәндә.
5-6 кешедән торган коллектив район кырларын, ындыр табакларын урак чорында иңләп-буйлап чыга. Аларның үз УАЗиклары бар. Шуңа бөтен аппаратураларын төяп, юлга кузгалалар.
Быел ел коры килгәнгә, үзләре белән су йөртә торган булганнар. Шуның белән яңгыр теләп, су да беркегәннәр. Шулай итеп эсселектән йончыган игенчеләрнең күңелен күтәреп җибәрә торган булганнар. Аннары җыр-музыка, биюләр, кызыклы мәзәкләр сөйләгәннәр. Агитбригада Чыты, Янсуар, Күн хезмәтчәннәре янына иртәнге 7дә үк тә барган. Күбрәк төшке аш вакытларын туры китерергә тырышалар. Бу вакытта бөтен комбайнчылар, шоферлар бергә җыела. Җитәкчеләр белән алдан килешеп куеп та чыгалар. Мәсәлән, Колай хуҗалыгына барганда шулай итәләр. Ул көнне комбайнчыларга премия биргәннәр. Артистлар килеп концерт кую хезмәтчәннәрнең кәефен тагын да күтәреп җибәрә. Хуҗалык җитәкчесе түзеп тора алмыйча, үзе дә гармун сузып җибәрә. Мондый күңелле минутлар Шәлегә баргач та була. Агитбригада чыгышын карап утырганнар кушылып җырлыйлар, бииләр. Богородскига яңгыр яуганның икенче көнедә барганнар. Монда төрле милләт кешеләре эшли. Һәрберсе үз көйләрен ишетергә тели. Моны артистлар белә - һәм рус, татар, мари җырларын, биюләрен башкаралар.
- Татар халык, эстрада җырларын, гармунда көй сузганны бик яратып тыңлыйлар. Гармун тавышы күпләр өчен тансык шул, - ди Илнур. - Хәзер бераз гармунга тартылу күренә башлады. Балалар, яшьләр татар гармунына тартыла. Әле үзем дә түгәрәк оештырырга исәпләп торам. Инде теләк белдергән 2-3 кеше бар. Берсе - мәктәп укучысы, икесе - урта яшьтәгеләр, дип сөйли әңгәмәдәшем.
Шулай шул авыл хезмәтчәннәренә бәйрәм ясаучылар, арыган чакларында ял бирүчеләр ул агитбригадачылар. Эшләре уң барсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: undefined